Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Дуслык” газетасы республика конкурсында III урын яулады

    "Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасы редакциясе коллективы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештырган V кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналистлык эшләре һәм медиа-проектлар республика конкурсында катнашып, III урынга лаек булды.

    Бүләкләү тантанасы кичә, 18 декабрьдә, "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстанда эшмәкәрлек атналыгы кысаларында үтте. Анда ТР Икътисад министры Артем Здунов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: