Белем көне алдыннан шәһәрнең 1 нче мәктәбендә дүрт матур чәчәк түтәле-вазон куелды.
Алар зонтлар рәвешендә металл конструкцияләрдән эшләнгән. Бу – төрле елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылышларның бүләге.
“Мәктәп укытучылары аллеясы” проектын тормышка ашыруда Асия һәм Илнар Бикинеевлар материаллар белән булышканнар, металл конструкцияләр ясауда Рамил Кашапов зур ярдәм күрсәткән. 1986 елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Азат Галиев гадәти булмаган бүләк идеясенә теләктәшлек күрсәтеп, аның дизайныннан алып җайланмага кадәрге бөтен процессны оештырган, катлаулы элементлар ясаганда кирәкле белгечләр тапкан һәм бөтен процессны ахырына кадәр җитәкләгән.
Вульфсоннар гаиләсе – барлык волонтерлык проектларында да актив катнашучылар: мәктәпне 1983 елда тәмамлаган Илсөяр һәм Володя зонтикларга туфрак тутырып чәчәкләр утыртканнар. Николай һәм Наталья Блиновлар бик зур ярдәм күрсәткәннр: гаҗәеп матур петунияләр биргәннәр.
“Безнең “Мәктәп укытучылары аллеясе” проекты берничә ел элек башланды, – ди проект җитәкчесе Люция Нигъмәтуллина-Фатыйхова. – Бу вакыт эчендә мәктәп турында китап чыкты, чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең яраткан укытучыларына эскәмияләр куйдылар, Госман Яруллин һәм проектны матди яктан тормышка ашырырга ярдәм иткән йөзләгән башка чыгарылыш укучылары катнашында брусчатка салынды. Барлыгы 50 гортензия куагы һәм 100 гә якын башка матур күпьеллык үсентеләр утыртылды. Галина Корееваның актив катнашында 100 зәңгәр чыршы һәм артышлар мәктәп территориясендә урын тапты. Быел да эш чын мәгънәсендә кайнады. Раушания Бикинеева ярдәмендә 80 роза куагы сатып алынды һәм утыртылды. Аның актив ярдәме белән класс җитәкчесе Роза Ефимовага эскәмия барлыкка килде. Җәй буе укучылар чәчәкләргә су сиптеләр, төпләрен йомшарттылар. Эш моның белән генә тукталмас дип уйлыйбыз. Чыгарылыш укучылары үз мәктәпләре белән горурлана, һәм хәтер чылбыры өзелмәячәк».
Нет комментариев