Ул “Сагыш дәрьясы” дип атала.
Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь, журналист Илдус Диндаровның «Сагыш дәрьясы» дигән проза җыентыгы басылып чыкты.
Анда «Камчылы еллар һәм бормалы юллар», «Донбассның кыл уртасында» исемле ике повесть урнаштырылган. Беренчесе авторның иң мөһим тормыш сәхифәләрен, гомер юлында очраган күренекле шәхесләрне һәм вакыйгаларны сурәтләгән документаль әсәрдән гыйбарәт. Икенче повесть исә газиз улына –
Махсус хәрби операциядә катнашып, шәхси батырлыгы өчен Россия Президенты указы нигезендә «За отвагу» медале белән бүләкләгән тарихчы-галим Айваз Диндаровка багышланган.
Китапта шулай ук язучының якташлары, каләмдәшләре, әдипләр, республика җитәкчеләре белән аралашу вакытындагы онытылмас күңелле мизгелләрне чагылдырган бай фотоиллюстрация дә урын алган.
Нет комментариев