Нурлат шәһәренең шикәрчеләр микрорайоны мәчетендә вәгазь кичәсе узды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәренең шикәрчеләр микрорайоны мәчетендә вәгазь кичәсе узды

Шикәрчеләр микрорайоны мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көненә багышланган тантаналы чара оештырылды.

Кичә барышында матур мөнәҗәтләр яңгырады, догалар кылынды һәм җәмәгать белән бергә намаз укыды. Нурлат районы мөхтәсибе вәкаләтләрен башкаручы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов җыелучыларга рухи вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Кичә бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Чарада хәйриячелеккә аеруча зур игътибар бирелде. Мәчет каршындагы мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче туклану пунктына актив ярдәм иткәннәре өчен Фания Вәлиуллина, Светлана Әхмәтшина, Нәҗия Мәхмүтова һәм Гөлнара Закировага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Мәүлид бәйрәмен киң җәмәгатьчелек белән үткәрү традициясе күптәннән бар бездә. Менә быел да аны вәгазь кичәсе һәм рухи-әхлакый әңгәмә форматында үткәрдек”, – дип сөйләде мәчет имам-хатыйбы Минәсхәт хәзрәт Фәйзетдинов.


Нет комментариев