Нурлатта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте

Ул быел да өстенлекле эш юнәлешләре турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде.

Традиция буенча мәгариф оешмалары коллективлары масштаблы педагогик форум кунаклары – район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хаҗиевны үзәк мәйданда, бай тематик экспозицияләр белән каршы алдылар. Нурлатлылар аларга инновацион белем бирү проектлары, иҗади инициативалары, казанышлары турында сөйләделәр. Янәшәдә генә ярминкә эшләде: мәктәпләр һәм балалар бакчалары аларда үз участокларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең бай ассортиментын тәкъдим иттеләр. 

Киңәшмәнең пленар утырышы шәһәр Мәдәният сараенда узды, быел ул “Нурлат районында белем һәм тәрбия бирү: тарихи хәтердән алып технологик лидерлыкка кадәр” дигән темага багышланды. Утырыш актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм мәгариф системасының киләсе уку елындагы үсеш ориентирларын билгеләү өчен киңкырлы җирлек тудырды. Бүгенге көндә районыбызда 57 мәгариф оешмасы үз эшчәнлеген алып бара, аларда 1703 хезмәткәр эшли, шуларның 851е – педагоглар. 7 меңнән артыграк балага белем һәм тәрбия бирелә. Дамир Ишкинеев үз чыгышында балаларга белем бирүнең сыйфатын үстерү өчен заманча ысуллар эзләү мөһимлеген ассызыклады. 

“Мәгарифне үстерү районыбызда һәрчак социаль-икътисади сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән булды, – диде ул. – Бүгенге көндә өч белем бирү учреждениесендә ремонт-төзелеш эшләре тәмамланды, киләсе елга Кизләү мәктәбен ремонтлау ниятләнә. Чулпан, Колбай Мораса һәм Биляр Озеро мәктәпләренең азык-төлек блоклары яңарачак. Боларның барысы да, һичшиксез, мәгариф системасының нәтиҗәлелеге күрсәткече булып тора, алар соңгы берничә елда тотрыклы”. 

Киңәшмә барышында якын киләчәктә укыту системасына кагылачак яңалыклар да яктыртылды. Мисал өчен, яңа уку елыннан 6, 7 һәм 8нче сыйныфларда җәмгыять белеме фәне кыскартыла, ә Россиянең рухи-әхлакый мәдәниятен өйрәнү яңартыла. Педагогик берләшмәне алар белән мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина таныштырды. Ул районыбызның мәгариф өлкәсендәге казанышларына аерым тукталды. Нурлатлылар грант бәйгеләрендә аеруча зур активлык белән катнашып, саллы матди ярдәм алалар. Әйтик, шәһәр гимназиясе һәм Егоркино мәктәбенең системалы эшчәнлеге физика-математика юнәлешен үстерү өчен 1 миллион сум күләмендә грант яуларга мөмкинлек биргән. Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителә килә. Быел районыбызга 7 яшь укытучы кайткан. Аларны сәхнә түренә чакырып хөрмәтләү йоласы игелекле хезмәтләренә фатыйха бирү булып кабул ителде. 

Котлаулар кабул итүчеләр арасында Тимур Романов белән Кирилл Саватников та бар иде. Тимур хезмәт биографиясен – гимназиядә, Кирилл 8нче мәктәптә яза башлаячаклар. 

“Мин Алабуга педагогия колледжын тәмамлап кайттым, 2б сыйныфын укытачакмын, – дип сөйләде Тимур Романов. – Педагог белгечлеген үзем укыган 3нче мәктәп укытучыларының үрнәгендә сайладым, нәкъ менә алар миндә әлеге һөнәргә мәхәббәт уяттылар. Гимназиягә эләгүемә сөенәм, коллектив тату, мәктәп бик әйбәт. Белем көнен көр күңел белән көтәм”. 

Кирилл Саватников Ульян педагогия университетын “Биология һәм химия” юнәлеше буенча тәмамлаган. Практика алырга да өлгергән инде: әле укыган чагында ук фармацевтика колледжы студентларына химия буенча белем биргән. 

“Хезмәт эшчәнлеген үзем укыган 8нче мәктәптә башлавыма шатмын. Мәктәп шул еллар эчендә танымаслык булып үзгәргән, бүген биредә заманча белем бирү өчен бөтен шартлар бар”, – диде ул. 

Киңәшмә традиция буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Эшләрендә зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләре тармак һәм дәүләт бүләкләренә лаек булдылар.
 


Нет комментариев