Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Коллегабыз Халыкара интернет-конкурста җиңү яулады

Газетабыз корреспонденты Маргарита Литта "Страницы семейной славы-2014" халыкара интернет-конкурсында 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. Әлеге бәйгедә ул "Батырларның исеме югалмый" дип аталган эше белән катнашкан иде.

Конкурста I дәрәҗә дипломнарга ия булучылар арасында Нурлат гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Дания Сибгатова, Фома мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Аяз Әһлиуллин (җитәкчеләре Гөлүсә Әһлиуллина, Клара Ситдыйкова) һәм әлеге мәктәп чыгарылышы, бүгенге көндә Ульян Дәүләт университетның 1 курс студенткасы Гөлназ Әһлиуллина бар. Гимназиянең 6 "Б" сыйныф укучысы Илья Кузнецов (Дания Сибгатова) бәйгенең II дәрәҗә Дипломына лаек дип табылган.
Әлеге конкурс Россия журналистлар союзы, Ломоносов ис. Мәскәү Дәүләт университеты һәм башка дәрәҗәле оешмалар ярдәме белән уздырыла. Чираттагысы 2014 елның 9 маеннан быелның апрель аена кадәр Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган һәм анда Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә меңләгән кеше катнашкан. Бәйгегә йомгак апрель аенда Мәскәүдә Россия журналистлар берлегенең "Святая память" медиа-форумында ясалачак, ә конкурс җиңүчеләренең эшләре махсус җыентыкка кертеләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат конкурс