Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы аграрийлары елга нәтиҗәләр ясадылар һәм бурычлар билгеләделәр

16 гыйнвар көнне "Агромир" СЙ җәмгыятенең Егоркино бүлекчәсе базасында авыл хуҗалыгы семинары үтте.

Катнашучылар башта бүлекчәнең терлекчелек фермаларында булып, биредәге үзгәреш һәм яңалыклар белән таныштылар. Хуҗалыкта быел терлекләрне ашату өчен көнбагыш түбе, катлаулы углеводлар кулланып отканнар, узган елда биредә бер сыерга 6 кг. сөт сауган булсалар, быел бу сан 12 кг тәшкил итә. Шунда ук районда терлекчелек буенча еллык йомгак ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде. Семинарның икенче өлеше бүлекчәнең машина-трактор паркында үтте. Биредә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара, җәмгыятьнең генераль директоры Дмитрий Понин әйтүенчә, техника паркының 80 проценты чәчүгә әзер, 1 февральгә ремонтны тулысынча төгәлләргә җыеналар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин тулаем район буенча авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын 1нче, ә тракторларныкын 25 мартка кадәр төгәлләргә, дигән бурыч куйды.
Семинар эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат