Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Яңа Иглай мәктәбендә сайтлар татарча сөйләшә

Яңа Иглай мәктәбенең информатика укытучысы Рәмис Бикинеев һәм ул җитәкләгән "Яшь вебмастер" түгәрәгендә шөгыльләнүче 9нчы сыйныф укучысы Алсу Сәйфуллина белән 11нче сыйныф укучысы Лилия Хәнәфиева V Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңү яуладылар. Шул көннәрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Интернет челтәрендә татар телендә яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту максатыннан үткәрелә торган әлеге бәйгедә Рәмис Бикинеев "Классташлар" интернет-проекты белән катнашып, "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - III, Алсу белән Лилия "Якты Күл" интернет-проекты белән "Укучы-җәүһәр" номинациясендә II дәрәҗә Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Әйтергә кирәк, Рәмис Бикинеевның "Классташлар" мәктәп блогы инде дүрт ел дәвамында уңышлы һәм актив эшләп килә, анда мәктәп яңалыклары белән бергә укучыларга, укытучыларга, ата-аналарга кирәкле мәгълүматлар да җитәрлек, төрле чаралардан фото һәм видеорепортажлар да урнаштырыла. Авторның әлеге бәйгедә өчен ел рәттән катнашуы инде, моңа кадәр дә ул призлы урыннар яулап килде. "Якты Күл" блогы әле күптән генә барлыкка килсә дә, биредә дә Алсу белән Лилия авыл халкын, мәктәп укучыларын кызыктырырлык материаллар шактый тупларга өлгергәннәр. "Яшь вебмастер" түгәрәгенә исә мәктәптә 15ләп укучы йөреп, интернет-технологияләр серләренә өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат