Нурлат статистлары Бөтенроссия сан алуына әзерләнә
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат статистлары Бөтенроссия сан алуына әзерләнә

1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк Бөтенроссия сан алуына шәһәрдә 1181, авылларда 9874 объект җәлеп ителәчәк, район һәм шәһәрдә сан алу белән 4 инструктор һәм 24 сан алучы шөгыльләнәчәк. Бүгенге көндә аларның төгәл исемлеге билгеле.

- Инструкторлык участоклары Нурлатта һәм Киекле, Мамык, Чулпан авылларында урнашачак. Биналар килештерелгән, аларда эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - ди статистика бүлегенең баш белгеч-эксперты Наилә Алиева. - Тиздән сан алучылар һәм инструкторлар өчен укулар оештырылачак, аларда белгечләрне сораштыру үткәрергә, сан алу кәгазьләрен тутырырга һ.б.ларга өйрәтәчәкләр.


Нурлат Статистика Бөтенроссия сан алу

Нет комментариев