Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатка килгән мигрантлар имтиханнар тапшырачак

    Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш. Моннан башка аларга эшкә урнашырга мөмкинлек бирүче патент һәм вакытлыча яшәү рөхсәтен алып булмаячак.

    Мәгълүм булганча, әлеге таләп 2014 елда "Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый халәте турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә билгеләнде. Ул соңгы елларда Россиягә ташкын булып агылган мигрантларга җирле җәмгыять тормышына яраклашырга ярдәм итү максатын тота. Татарстанда мигрантларга Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада да имтиханнар тапшыру мөмкинлеге тудырылган. Россия буенча андый хезмәт күрсәтүче фәнни үзәкләрнең саны 400гә җитә. 2014 елда Нурлатта 616 мигрант теркәлгән. Аларның күпчелеген Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Украина гражданнары тәшкил иткән. Кунаклар сатучы, кибетче, төзүче эшенә урнашу нияте белән килгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: