Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта Үлемсез полк 50ләп фронтовикны берләштерә

    Биш дистәгә якын нурлат гаиләсе фронтовик туганнарын "Легенда" хәрби - патриотик клубының Үлемсез полкына яздырганнар.

    Полкның беренче төзелеше 9 Майда булачагын хәбәр иткән идек инде.
    - Кешеләр Бөек Ватан сугышы солдатларының йөзләрен күрергә һәм хәтерләргә тиешләр, - дип саныйлар акцияне безнең шәһәрдә оешәтыручыларАлексей Халипа һәм Владимир Малыгин. - Әгәр шәхси архивта фронтовикның фотографиясе сакланган икән, аның шәхси мәгълүматлары - фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме белән штендер ясарга кирәк. Билгеле булганча, фронтка киткән 16 мең нурлатның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Елдан - ел ветераннар рәте дә сирәгәя. Үлемсез полк алар һәм аларның батырлыгы хөрмәтенә оеша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: