Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта нефть объектларын тикшерәләр

    31 октябрьгә кадәр 73нче янгын часте сагында булган объектларда тышкы технологик җайланмаларның, нефть, нефть продуктлары һәм янучан газлар саклагыч резервуарларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар уза.

    Бу чара янгынга каршы-техник комиссияләр һәм "Нурлатнефть" идарәсенең кызыксынган службалары белән берлектә үткәрелә. Узган атнада 73нче янгын часте "Нурлатнефть" НГДУсының 3нче ЦДНГсындагы "Котыш" 1нче ДНСы базасында шартлы янгынны сүндерү буенча тактик өйрәнүләр уздырды. Анда МЧСтан, 73нче частьтән һәм "Күтәмә" аерым постыннан 5 берәмлек техника җәлеп ителде. Подразделениеләрнең личный составы төгәл һәм аңлашып эш иттеләр, бурычны "яхшы" билгесенә үтәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: