Нурлатта ОРВИ арта
Салкын тиеп авыраучылар саны Нурлатта көннән-көн арта бара.
Сентябрь аенда ОРВИ белән медицина ярдәме сорап 65 кеше мөрәҗәгать итсә, аларның 30ы-соңгы атнада һәм 18е-балалар.Грипп әлегә күзәтелми. Әмма район хастаханәсендә хәзердән үк кисәтәләр: иң яхшы профилактика-ул вакцинация. Бүгенге көнгә районга 7800 дозада "Гриппол" һәм 500 дозада "Гриппол-плюс" кайткан инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев