Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта рэп-концерты булды

13 декабрьдә район мәдәният йортында яшьләрнең рэп-концерты булды.

Концертны "Time Over" төркеме концерты ачып җибәрде. Аннан безнең шикәрчеләр микрорайоны егетләре Тимур Миннебаев (Эскей), Илья Юшков (Skank), Виталий Булатов (Ветер) һәм безгә таныш "Южное Братство" төркеме солисты Павел Лукьянов сәхнәдә фуррор тудырдылар. Ә яңа оешкан "Центральный округ" рэп-төркеме егетләре Нурлат яшьләрен үзләренең беренче (соңгысы булмас дип уйлыйбыз) альбомнары белән шатландырдылар
һәм берничә трекларын укыдылар. Шулай ук Ринур Зарипов та (Ren Traffic) бик яхшы чыгыш күрсәтте, ул да якын араларда үзенең
альбомын яздырырга җыена икән. Тамашачылар чыгышлардан канәгать калдылар һәм егетләргә уңышлар теләделәр. Ә мәдәният
йорты директоры Радик Яруллин әлеге чара уңаеннан: "Мондый концерт шәһәрдә яшьләрнең активлыгын үстерүгә уңай йогынты ясый",
- дип үз фикерен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат