Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатта зәркән салоныннан ярты миллионлык бизәнү әйберләре урлаганнар

    Нурлат районы эчке эшләр бүлегеннән әйтүләренчә, 28 октябрьдә иртәнге 5тә Нурлатның бер сәүдә үзәгендә сигнализация эшләп киткән.

    Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре урынга 4 минут эчендә килеп җиткәннәр. Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, билгесез ир-ат бинага тәрәзә аша кергән һәм зәркән әйберләрен урлап качкан. Хәзер шикле кешененең урынын ачыклау буенча оператив-эзләнү чаралары үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: