Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тел яшәсә, милләт яшәр

Нурлатлылар республиканың иҗат әһелләре белән “Аулак өй-баттл”да көч сынашты

​​​​​​​Шул көннәрдә нурлатлылар чын аулак өйне карап кына калмыйча, анда катнашу хокукы да алдылар: “Сәләт” иҗат мәктәбендә Казаннан килгән шагыйрәләр белән районыбыз талантлары “Аулак өй-баттл”да ярышты.

Очрашу ике команда арасында халкыбызның милли һәм иҗади мирасы буенча белемнәрен сынау рәвешендә оештырылса да, чара беренче минутларыннан ук күңелле бәйрәм рухын алды.

Кунакларны сәнгать мәктәбе фойесыннан ук каршы алган милли атмосфера баттлның "визит карточкасы"на әверелде. Ул сәхнә бизәлешендә дә, алып баручы – "Аулак өй-баттл" проекты инициаторы, "Үз өем" электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова һәм катнашучыларның милли киемнәрендә, гармун, мандолина көйләренә моң булып агылган аһәңле җырларда, онытыла барган халык уеннарында да чагылыш тапты.

Милли җанлы тамашачыларның көчле алкышлары, һәр музыкаль әсәр, биремне күтәреп алулары республика күләмендә узучы баттл-ярышларда осталык чарларга өлгергән “Кызлар җыры” командасы әгъзалары – Рәсимә Гариф, Йолдыз Шарапова, Руцилә Садриева, Суфия Мостафинага каршы торган нурлатлылар өчен зур теләктәшлек булды. Залда утырган әдәбият галиме, танылган язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллинның да якташлары өчен җан атуы тагын да зуррак рух күтәренкелеге өстәде.

Хәер, “Мишәр кызлары” командасына берләшкән талант ияләре сыната торганнардан түгел иде. Шагыйрәләр Сәкинә Хәйруллина, Фәүзия Мөхәммәтова, Әлфия Төхвәтуллина, 8нче мәктәптән туган тел укытучысы Роза Сафина һәм районның моңлы сандугачы Зөлфия Закирова бәйгенең өч этабында да сер бирмәделәр. Шигырьнең буталган сүзләрен дөрес җыеп, авторын табаргамы? Бик җиңел! Көндәш команда дүртешәр юллык такмак әйткән кыска вакыт аралыгында сәләтле шагыйрәләребез каләменнән экспромт рәвештә яңа иҗат җимешләре дә туа гына торды. "Йөзек салыш" уены исә, гомумән, иҗат мәйданчыгына әверелде. Иҗади эстафета таякчыгы әле бер, әле икенче командага күчеп, баттл кунакларын шигърият, җыр дөньясына алып кереп китте. Шулай да һәркемгә матур мизгелләр бүләк иткән бәйге ярыш форматын югалтмады, һәм мишәр кызлары, берничә баллга гына калышып, беренчелекне коллегаларына бирергә мәҗбүр булды.

– "Аулак өй-баттл"да катнашу – безнең өчен беренче чирканчык булды. Казан осталарын җиңә алмасак та, үзебез дә төшеп калганнардан түгеллегебезне расладык. Күңелле тамаша исә безнең җирлектә дә татар шигърияте рухы яшәвенә матур күрсәткеч булды, – дип фикерләре белән уртаклашты ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәкинә Хәйруллина.

“Аулак өй-баттл” проекты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырыла. Ел башында старт алып, республиканың күпчелек районнарын колачларга өлгергән дә инде ул.

– “Аулак өй-баттл” халкыбызның йолаларын, күңел җәүһәрләре булган җырларын, классик әдәби әсәрләрен киләчәк буыннарга танытуга юнәлтелгән. “Үз өем” электрон журналының “Китап киштәсе” сәхифәсендә шагыйрәләребез иҗатын бастыра башлагач, халыкта зур кызыксыну күрдек һәм аларны сәхнә түреннән дә таныштырырга кирәк, дигән фикергә килдек, – дип билгеләп үтте Сәрия Закирова проектның асылы турында.

Нурлатта үткән чара нәтиҗәләре буенча, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Мөхәммәтова проектның җыелма командасына сайланды. Ул декабрь аенда Казанның "Тукай" клубында проектта уңыш казанган иң көчле иҗат әһелләре белән татар әдәбияты һәм мәдәнияте киңлегендә тагын бер кат көч сынашачак.

***

Жюри рәисе, шагыйрә Фәүзия Солтан, проект эксперты Чулпан Фәйзелгатова, "Кызлар җыры" командасы һәм Сәрия Закирова катнашындагы Казан делегациясе шул ук көнне Тәлгать Галиуллин озатуында язучының туган авылы Кычытканлыда да булып, аңа багышлап ачылган музей белән таныштылар һәм мәктәп укучылары белән очраштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев