Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Дуслык» газетасы призларына җиңел атлетика эстафетасы зур бәйрәм булып үтте

Быел ул газетаның 95 еллыгына багышланды.

Йөгерергә яратучы нурлатлылар өчен Яз һәм Хезмәт бәйрәме иртәсе гадәттәгечә Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында башланып китте.

Менә инде 8нче ел рәттән биредә газета призларына командалар арасында җиңел атлетика эстафетасы узды. Быел исә ярышлар тагы да зурраграк колач алды, чөнки ярышлар программасы студентлар командалары арасындагы йөгереш белән дә тулыландырылган иде. Әлеге яңалык, әлбәттә инде, Нурлат аграр техникумы студентлары арасында зур кызыксыну уяткан. Укытучы-тренерлары Анатолий Григорьев җитәкчелегендә ярышларга өч команда туплап килгәннәр иде алар.

“Командаларны студентларның нинди спорт төренә өстенлек бирүләреннән чыгып формалаштырдык һәм “Футболчылар”, “Чаңгычылар” һәм “Спорт сөючеләр” дип атадык. Безнең студентлар спортның барлык төрләрен дә үз итәләр”, – ди Анатолий Александрович.

Бу көнне үз студентларына рухи яктан көч бирү белән генә чикләнмәде Анатолий Григорьев, үзе дә, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, стартка басты. Ул чыгыш ясаган “Богдашкино” командасы оешма-предприятиеләр, учреж дениеләр һәм авыл җирлекләре арасында игълан ителгән йөгерештә ышанычлы җиңү яулады. Әйтергә кирәк, авыл җирлекләре командаларының җиңел атлетика эстафетасында тәүге тапкыр катнашуы әле бу.

“Безнең Богдашкинода чаңгы спорты аеруча үсеш алган. Тәҗрибәле тренерыбыз Иван Данилович Белов кул астында ничәмә-ничә буын спортчылар чаңгы спорты традицияләрендә тәрбияләнде, – ди команда әгъзасы Евгений Кашкаров. – Бүген ярышларда катнашкан командабыз да нигездә чаңгычылардан тора. Әмма без бүген җиңел атлетикада да сынатмавыбызны тагы бер кат раслый алдык”.

 Мәктәп укучылары арасындагы ярышларда исә Иске Чаллы мәктәбе командасына тиңнәр булмады, бу юлы да ике команда булып катнаштылар. Менә инде ничәмә еллар дәвамында алар – эстафетаның алыштыргысыз лидерлары. Ярышларның регламенты буенча, күчмә кубок эстафетада өч тапкыр рәттән җиңү яулаган командада кала. Һәм узган еллардагы ярышлар нәтиҗәләре буенча, кубок нәкъ менә Иске Чаллы мәктәбендә сакланачак. Гомумән, мәктәп укучылары бу юлы ярышларда аеруча зур активлык күрсәттеләр – җиңү өчен көрәш 9 команда арасында барды.

Традиция буенча, ярышларның җиңүчеләре “Дуслык” газетасына киләсе яртыеллыкка әбунә белән бүләкләнә. Һәр өч төркемдә дә җиңү яулаучылар һәм призерлар ярышларның иганәчесе – “Татриэлтстрой” төзелеш компаниясе җитәкчесе Илнур Сәлаховтан – әбунә квитанцияләренә, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр, грамоталар һәм күчмә кубокларга ия булды. Илнур Рәфыйкович икенче ел рәттән инде ярышларның иганәчесе булып чыгыш ясый һәм шунысы кызыклы: быел компаниянең үз командасы да җиңү өчен көрәште. Төзелеш компаниясендә хезмәт куючы Айдар Бәшировның улы Рәдиф җитәкләгән әлеге команда икенче урынга да лаек булды әле.

Гомумән, ярышлар һәрвакыттагыча зур азарт белән үтте, йөгерү юлларында спортчылар яхшы әзерлек һәм команда рухы күрсәтте. Гадәттәгечә, стартка спорт ветер аннары да басып, спортның озын гомер һәм сәламәтлек чыганагы булуын исбатладылар. Биредә үк “Нурлат-информ” газетага әбунә буенча мобиль пункт оештырган иде, газетага язылучылар мизгел эчендә үткәрелә торган лотереяда катнаштылар һәм шунда ук бүләкләр дә алып киттеләр. Чарада “Нурлат-информ”ның ветераннары да спортчыларга үз теләкләрен җиткерделәр. Гомумән, җиңел атлетика эстафетасы зур дуслык бәйрәме булып узды.

“Бүгенге ярышлар белән без газетаның 95 еллыгына багышланган чаралар эстафетасын да ачып җибәрәбез. Барлык спортчыларга, матбугат һәм спорт ветераннарына, газетабызның тугры укучыларына һәм ярышларны оештыруда ярдәм итүе өчен иганәчебез Илнур Рәфыйковичка зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте “Нурлат-информ”ның баш мөхәррир-җитәкчесе Сирень Сәмәрханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев