Аларны «Кормыш» ТОСы грант акчаларына сатып алган.
Нурлатның Сембер, Миләшле һәм Ипподром урамнарында урнашкан спорт мәйданчыклары “Йөгерү юлы” урам тренажерлары белән тулыланды.
Әлеге спорт җиһазлары “Кормыш” ТОСы агымдагы елда откан 477,770 мең сумлык грант акчаларына сатып алынган. Гомумән, территориаль иҗтимагый үзидарә актив эшчәнлек алып бара, соңгы 6 елда отылган 7 грант хисабына Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш микрорайоннарында спорт һәм уен мәйданчыклары булдыруга 4 миллион сумнан артыграк акча җәлеп ителгән.
Нет комментариев