Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районында яңа мөхтәсиб билгеләнде

Нурлат районының яңа мөхтәсибе итеп Түбән Нурлат микрорайонының Ясаклы ягы мәчете имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов билгеләнде.

Шул уңайдан Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә киңәйтелгән җыелыш узды. Чарада Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук авыл һәм шәһәр мәчетләре имамнары катнашты. 

Җыелыш нәтиҗәләре буенча, имамнар ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан тәкъдим ителгән Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов кандидатурасын бертавыштан диярлек хуплап чыктылар. Аны билгеләү турындагы боерыкны Равил хәзрәт Зөфәров тантаналы рәвештә тапшырды. 

Район башлыгы Дамир Ишкинеев Хафизулла хәзрәтнең белемле, абруйлы һәм тәҗрибәле булуын билгеләп үтте һәм аңа бу җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.

Элек бу вазыйфаны башкарган Якуб хәзрәт Сәлахетдиновка аерым рәхмәт сүзләре белдерелде. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм ислам динен үстерүгә керткән өлеше өчен Равил хәзрәт Зөфәров аңа медаль тапшырды.

Дамир Ишкинеев аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк бирде.

Якуб хәзрәт үз эшчәнлеген районның Аксакаллар шурасы рәисе буларак дәвам итәчәк, шулай ук Ключи авылы мәчетенең имам-хатыйбы булып калачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев