Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының “Дуслык” газетасы быел 95 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Җирле редакциядә озак еллар хезмәт куйган матбугат ветераны Татьяна Бурайкина бу уңайдан истәлекләре белән уртаклашты

Туган редакциямә багышлаган елларымны рәхмәт белән искә алам. “Районка”да эшләү гадәти мәгълүмат җыюга гына кайтып калмыйча, кешеләр һәм аларның язмышлары белән бәйле вакыйгалар үзәгендә кайнаган чын тормыш иде.

Район шефлыгындагы хуҗалыкларга чыгуыбызны аерым җылылык белән искә алам. Җәйләрен бөтен коллектив белән автобусларда – печән һәм яфрак азык, көзләрен шикәр чөгендере җыярга бара идек. Кырларга чыкканда юл буена җырлар һәм мәзәкләр яңгырый, нәкъ менә шунда, иске автобуста, без бер-беребезне якыннанрак белеп, ышанычлы коллегаларга гына түгел, зур гаиләгә әверелә идек. Саф һава астында хезмәт көйле бара, ә фотокорреспондентыбыз башкалар белән беррәттән эшләп кенә калмый, безнең хезмәтебезнең матур мизгелләрен фотога төшерергә дә өлгерә. Әлеге фотосурәтләрне мин әле дә аерым альбомда саклыйм һәм вакытвакыт аларны аралап, якты хатирәләргә чумам, арыган, әмма бәхетле йөзләребез исемә төшә. 

Редакция эш кабинетларыннан тыш та вакыйгаларга бай тормыш белән яшәде. Тарихи урыннар, мисал өчен, борынгы Болгарга экскурсияләребез аеруча күңелемә уелып калды. Болгарда җирле шагыйрь белән очрашып, ул безгә үз җыентыклары турында сөйләгән иде. Безнең барлык корпоратив эшләребез һәм сәфәрләребездә ихласлылык һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде. 

Яраткан газетабызның юбилее уңаеннан бөтен иҗат коллективына саекмас илһам, кызыклы идеяләр һәм язмалар телим. Каләмегез үткен булып калсын, ә газетаның һәр саны укучылар күңелендә җанлы кайтаваз тапсын. Яңа һөнәри уңышларга ирешегез, тугры әбунәчеләрегез күбрәк булсын, газетаның тиражы артсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев