Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Нурлат” телевидениесе бүген туган көнен билгеләп үтә

2000нче елдан яшәеш алган "Нурлат" ТРКсы бүген үзенең 15 еллыгын билгели.

Аякка басу, ныгу, үсү чоры-бу вакыт өземтәсенә куелган бурычны хезмәттәшләребез бер дигән итеп үтәп чыктылар. Ә соңгысы-үсү дигәне даими процесс, чөнки иҗатта камиллекнең чиге юк. Камиллек дигәнең исә телевидение өчен грамоталар һәм дипломнар белән генә үлчәнми (бусы алар өчен күптән ирешелгән үр), ул-эчке канәгатьлек, рухи бөтенлек, туктаусыз яңалыкка, киңәергә омтылу. Ике ел элек , мәсәлән, алар яңа телемачта күтәртеп, кабул итү диапазонын киңәйттеләр, узган ел "Летай" Ай-Пи контентына һәм "Таттелеком"ның кабель челтәренә кереп, теле-тамашачылар аудиториясен арттырдылар, студияләрен яңарттылар.

-Телевидение-техника һәм иҗатның синтезы ул,-ди "Нурлат" ТРКсы директоры Резеда Гиняева,-Уңышлы эшләү өчен һәр ике як та һөнәрмәннәрчә тупланган булырга тиеш. Бүген телевидение коллетивының 50 процентын беренче көннән эшләүче кадрлар тәшкил итә, традицияне алар тудырды. Һәр килгән яңа хезмәткәткәр үз яңалыгын өсти тора.

Эшне заманча оештыру дигән төшенчә хәзер иҗат белән бергә финанс ныклыгына ирешүне дә күздә тота, чөнки һәр яңару эшләп тапкан акчага башкарыла бит. Шуңа да реклама базарында ышанычлы партнер булу өстендә дә күп эшлиләр алар. Ә алда әле-башланмаган еллар, дистәләгән проектлар, иҗади планнар. Бүген телетамашачыларга исә "Нурлат" ТРКсы 2000 елның 10 июнендәге иң беренче тапшыруын карарга тәкъдим итә. Чагыштырып сөенергә менә дигән форсат булачак бу!

Бәйрәмегез белән, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат