Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатлылар Җиңү рекорды куйдылар

Шәһәрнең үзәк мәйданында совет халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгына багышланган “Җиңү рекорды” патриотик акциясе узды.

Катнашучыларга символик санда – 29 579 тапкыр отжимание ясарга кирәк иде. Бу сан дәһшәтле сугыш тәмамланганнан соң узган тыныч көннәрне аңлата. 
Мәйданга мәктәп укучылары һәм укытучылар, махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары, шәһәр халкы җыелды. Акциядә район башлыгы Дамир Ишкинеев та катнашты. 

Төрле яшьтәге нурлатлыларның тирән тарихи мәгънәгә ия чарада берләшүен күрү бик сөенечле. Без отжимание ясап кына калмыйбыз, бабаларыбыз бүләк иткән тыныч көннәрне саныйбыз, – диде район башлыгы. 

Ул бүген – махсус хәрби операция барган көннәрдә патриотизм темасының аеруча актуаль булуын билгеләп үтте. Шәһәр гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Ярослав Краснов үзенең шәхси рекордын Бөек Ватан сугышы юлларын узган карт бабасына багышлады. 

«Минем өчен бу акциядә катнашу – безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән барлык солдатларга, иң беренче чиратта, ерак бабам Тимофей Магусевка хөрмәт билгесе. Бу авыр түгел, шулай итеп без геройларыбыз турындагы хәтер яшәсен өчен хәлдән килгәнне эшлибез», – диде ул. 

Акциядә Юсуп позывнойлы махсус хәрби операция сугышчысы да катнашты. Ул РФ Саклану министрлыгы белән контрактны 2024 елда төзегән, хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда. 

«Ватанпәрвәрлек турында сөйләү генә аз. Мин бүген үз үрнәгемдә Ватанны саклауның мактаулы эш икәнен исбатлар өчен килдем. Ә бабаларыбызның җиңүе хөрмәтенә отжимание ясау – изге эш», – дип билгеләп үтте Юсуп. 

Патриотик акциядә 34 390 тапкыр отжимание ясадылар. Мәйданда отжимание ясаган мәктәп һәм техникум укучыларына онлайн режимда авыл мәктәпләре балалары да кушылды. Чара исә тагы бер кат бердәмлек булганда, совет халкының батырлыгы беркайчан да онытылмаячагын раслады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев