Нурлатның яшь көрәшчеләре Аксубайда өч алтын медаль яулады
Узган ял көннәрендә, 10 һәм 11 майда, Аксубай районында билбау көрәше буенча ачык турнир узды.
Келәмдә Нурлат данын Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре яклады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә нурлатлыларның бүләкләр янчыгы өч алтын һәм дүрт бронза медаль белән тулыланды.
Югары бүләккә (1нче урын) лаек булучылар:
Василий Данилов (тренеры – Расих Сәмигуллин);
Ульяна Имукова (тренеры – Рафаэль Билданов);
Сәйдә Сәлахова (тренеры – Илшат Әһлиуллин).
Турнирның бронза призёрлары (3нче урын):
Замир Сәитов;
Динар Галиев (тренеры – Расих Сәмигуллин);
Кәрим Мөхәммәтҗанов (тренеры – Рафаэль Билданов);
Зәлинә Сөнгатуллина (тренеры – Илшат Әһлиуллин).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев