Нурлатның “Төнге бүреләре” – Кама аръягы лигасы чемпионнары
Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә Кама аръягы Хоккей сөючеләр хоккей лигасы турнирының хәлиткеч матчлары узды.
Якташларыбызның финалга юллары бик киеренке булды. Ярымфиналда Нурлатның “Төнге бүреләр” ир-атлар командасы Кама Аланыннан көчле көндәшләре белән очрашты. Хәлиткеч раундка чыгу өчен нурлатлыларга ике уен уздырырга туры килде: беренчесендә – 8:5, икенчесендә 5:4 исәбе белән җиңү яуланды.
Финал уеннарында алтын медальләр өчен лиганың ике иң көчле командасы – “Төнге бүреләр” (Нурлат) һәм “Алекс” (Алексеевское) ярышты. Уен Нурлат хоккейчыларының 8:5 исәбе белән ышанычлы җиңүе белән тәмамланды.
Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – “Төнге бүреләр” (Нурлат);
2 урын – “Алекс” (Алексеевское);
3 урын – Кама Аланы командасы;
4 урын – Әлки районы вәкилләре.
Турнир нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы сакчы” исеменә Нурлат командасы уенчысы Дмитрий Волков лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев