Нурлатта Җиңү көненә багышланган республикакүләм самбо турниры узды
“Тулпар” Спорт сараенда үткән ярышларда 2013-2014 елгы 170кә якын яшүсмер Татарстанның 12 районы һәм Самара өлкәсе данын яклап, ике келәмдә көч сынашты.
Нурлаттан Данил Шамкин һәм Түбән Камадан Надир Кайбалиев – күптәнге танышлар, яшьтәшләр дә – икесенә дә 13. Моңа кадәр бездә һәм Казанда үткән ТР беренчелегендә призлы урын өчен бил дә алышкан булганнар. Икесендә дә Данил өстен чыккан, әмма Надир ачу сакламый – кече яшьтән холыклары спорт рухы һәм гадел көрәш принциплары белән чыныккан егетләр үпкәнең нәрсә икәнен белми. Менә бу юлы да ачык йөз белән кул биреп күрештеләр.
“Әти белән әни самбога мине, үз-үземне яклый алсын өчен, 6 яшемдә, мәктәпкә кергәч биргәннәр иде. Ул вакытта шундый уңышларга ирешермен дип беркем дә көтмәгән булгандыр, якыннарым бүген дә зур теләктәшлек күрсәтәләр, – дип сөйләде Данил. – Әлбәттә, башта авыррак булды, әмма акрынлап мавыгып киттем. Самбо үзүземә ышаныч һәм көч бирә. Ярышларда даими катнашам, медальләрем дә күп. Бүген дә призлы урынга өмет тотам. Көндәшләрем белән очрашканым бар, аларның көрәшү техникасын яхшы беләм, шуңа барысы да хәлемнән килер, дип уйлыйм”.
Һәм Данилның өмете акланды – өенә көмеш медаль белән кайтып китте ул.
Ә менә Сөмбел һәм Кәрим Мостафиннар самбо секциясенә ике ел элек, абыйлары Булатка теләктәшлек күрсәтү өчен килгәннәр.
“Абыебыз самбо һәм көрәш белән яратып шөгыльләнде, кызганычка каршы, имгәнүе аркасында тренировкаларын ташларга мәҗбүр булды. Бүген Казанда эшли. Гаиләбез бик тату, шуңа без аның кәефен шул рәвешле күтәрергә булдык. Бүген безнең уңышларыбыз белән бик горурлана ул, ярышларга килеп җан ата алмаса, һичшиксез, чыгышларыбызның видеотрансляцияләрен карый. Ә без сынаттырмаска тырышабыз, – дип уртаклашты Сөмбел. Республика турнирында бу юлы кызлар катнашмаса да, энесе һәм Нурлат спортчылары өчен җан атарга килгән иде ул. – Самбо кызлар өчен кулай спорт төре булмаса да, бик ошый, ул миңа адреналин, спорт азарты, җиңүгә омтылыш бирә”.
Мостафиннар гаиләсенә бу көнне сөенү өчен тагын бер матур форсат булды: Кәрим үз үлчәү категориясендә 3нче урынны яулады. Нурлатта бүген тренерлар Илшат Әһлиуллин һәм Рафаэль Билданов кул астында өчәр төркемдә 100дән артыграк малай һәм кыз шөгыльләнә. Әйтүләренчә, уңышлары саллы, әлегә, нинди дәрәҗәдә булса да, бер генә ярышлардан да медальләрсез кайтканнары юк. Яшь нурлатлылар бу юлы да сынатмадылар: 13 медаль яуладылар.
Ә ярышлар көч һәм техникага сынау гына түгел, чын батырлык дәресенә дә әверелде. Турнирны тантаналы ачу чарасы барышында самбоның нык ихтыяр, дисциплина һәм ватанпәрвәрлек мәктәбе булуын район башлыгы Дамир Ишкинеев һәм мәртәбәле кунаклар да билгеләп үтте. Алар арасында яшь буын тигезләнер кешеләр дә бар иде – спортны үстерүгә һәм махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтүгә өлеш кертүче шәхси эшмәкәрләр Илнур Сәлахов һәм Нәфис Шәйхетдинов бу көнне район башлыгының рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев