Дамир Ишкинеев Нурлат парклары һәм скверларының төзеклеген тикшерде
ХӘБӘРЛӘР

Дамир Ишкинеев Нурлат парклары һәм скверларының төзеклеген тикшерде

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев эшлекле сәфәре барышында шикәрчеләр микрорайонындагы җәмәгать киңлекләренең торышын бәяләде һәм төзекләндерүгә кагылышлы проблемаларны оператив хәл итү буенча күрсәтмәләр бирде.

Ул урынга чыгып эшлекле киңәшмә үткәрде. Аның барышында Дамир Азатович шикәрчеләр микрорайонындагы төп ял итү урыннарын тикшерде. Игътибар үзәгендә “Дуслык” һәм Медведский скверлары, балалар һәм спорт мәйданчыклары, ишегалды территорияләре, шулай ук “Кондырча” паркы булды. Эшлекле сәфәрдә катнашучылар кече архитектура формаларының, уен җиһазларының һәм алар янындагы газоннарның торышын җентекләп карадылар.

Сәфәр нәтиҗәләре буенча муниципалитет җитәкчесе кичекмәстән хәл итүне таләп иткән актуаль мәсьәләләр исемлеген билгеләде. Җаваплы хезмәтләргә санитар тәртип урнаштыру, рөхсәтсез барлыкка килгән чүп-чар өемнәрен бетерү һәм зыян салынган урыннарда агымдагы ремонт эшләрен башкаруны көчәйтергә кушылды.
 


Нет комментариев