Фома авылында өлкән яшьтәге кешеләр өчен сәламәтлекне ныгыту, кәефне күтәрү һәм хәрәкәтчәнлекне саклауга юнәлдерелгән спорт дәресе узган.
Мәдәният йорты белгечләре алар өчен җиңел һәм җайлы күнегүләр комплексы әзерләгән. Программага сәламәтләндерү гимнастикасы элементлары, физик күнегүләр һәм сулыш алу практикалары кертелгән. Алар үз-үзеңне яхшы хис итәргә һәм активлыкны сакларга ярдәм итә.
Чара “Сәламәт озын гомерлелек медицинасы өчен” республика программасы кысаларында үткәрелгән. Барлык күнегүләр дә уңайлы һәм куркынычсыз темпта башкарылган. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый юнәлештәге даими шөгыльләр йөрәк-кан тамырлары системасына һәм буыннарга уңай йогынты ясый.
Чара ахырында авыл халкы мондый сәламәтләндерү күнегүләрен даими үткәрергә килешкән.
Нет комментариев