Алардан килгән рәхмәт - өлкән яшьтәге ханым өчен зур бүләк.
Игелекле йөрәкле волонтер
Аның кулларында тасмалар матур бантларга, җепләр – төрле төстәге мунчалаларга, ә гап-гади тукыма уңайлы косметичкалар һәм кечкенә телефон сумкаларына әверелә. Һәм иң мөһиме – Зинаида Фадеева үз куллары белән тудырган бу әйберләр кешеләргә шатлык һәм җылылык бүләк итә.
Көмеш волонтер Зинаида Александровна Халыклар дуслыгы йортына көн саен диярлек килә. Биредә ул башка актив хатын-кызлар белән бергә маскировкалау челтәрләре өчен материаллар әзерли, ә кичләрен буш вакытларында яраткан кул эшләре белән шөгыльләнә. Үз куллары белән ясаган әйберләрне ул балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә җибәрә.
Һөнәре буенча Зинаида Фадеева – бухгалтер. Ул гомере буе шикәр заводында эшләгән. Ә кул эшләре белән яшьтән үк кызыксына. Әлеге мавыгуы аның күңеленә ял бирә, кул эшләре исә игътибарга, кайгыртуга аеруча мохтаҗ кешеләргә матур бүләк була. Пенсионер ханым хәйрия эшендә инде берничә ел актив катнаша. Ул төрле төстәге мунчалалар бәйли, телефоннар өчен кечкенә сумкалар һәм косметичкалар тегә, кыз балалар өчен матур бантлар ясый.
Балаларга – бүләк
Аның игелекле эшләренең географиясе дә елдан-ел киңәя. Зинаида Александровна үз куллары белән ясаган бүләкләрне җыеп, посылкаларны Лаеш һәм Чистай балалар йортларына җибәрә. Аларны шулай ук җирле волонтерлар аша Донбасстагы Лутугино балалар йортында тәрбияләнүче балаларга да юллый. Посылкаларга бүләкләрне балалар йортындагы һәр балага җитәрлек итеп салырга тырыша. –
«Кешеләргә ярдәм итәсем, аларны сөендерәсем килә. Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә еш кына күңел җылысы җитеп бетми. Бүләкне алгач, йөзләрендә якты елмаю барлыкка килсә дә – минем өчен зур сөенеч бу. Күңелемдә ниндидер рәхәтлек тоям», – дип тыйнак кына сөйли Зинаида Александровна.
Аның тормыш юлы җиңел булмаган. Авыр сынаулардан соң, иренең вафатын кичергәч тә, ул үзендә алга таба яшәргә көч тапкан. Башкаларга ярдәм итү аңа күңел җылылыгы бирә һәм тормышын тулыландыра.
Зинаида Александровна – бәхетле әни һәм әби. Аның өч баласы һәм өч оныгы бар. Алар барысы да Мәскәүдә яшәсәләр дә, туган йорт белән бәйләнешләрен өзмиләр, әниләре һәм әбиләренең шөгыльләрен хуплыйлар. Кызы, мәсәлән, заказ белән бантлар өчен тасмалар һәм башка материаллар кайтарта.
Ихлас күңелдән башкарылган бу хезмәте өчен волонтерга рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Лаеш балалар йортыннан килгән Рәхмәт хатында, мәсәлән, мондый юллар бар. “Сезнең бүләкне үз кулларыгыз белән ясавыгыз, аларны күңел җылысын һәм игелек салып әзерләвегез аеруча кадерле. Безнең балалар йортында катлаулы язмышлы, ата-ана мәхәббәтеннән һәм кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар яши. Сезнең бүләкләрегез балаларга җитеп бетмәгән игътибар һәм назны тулыландырырга ярдәм итә...” – диелгән хатта.
Зинаида Александровна үзе игелекле эшләре турында сөйләргә яратмый. Аның фикеренчә, яхшылык турында сөйләп йөрергә кирәкми. Аны көн саен, бу эшкә бөтен күңелеңне биреп, тыныч кына башкарырга кирәк. Бәлки шуңа күрә дә ул ясаган һәр бүләктән җылылык бөркеләдер дә.
Нет комментариев