Нурлаттан махсус хәрби операция сугышчысының дүртенче баласы туды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан махсус хәрби операция сугышчысының дүртенче баласы туды

Сабыйга Надежда дип исем кушканнар.

Бала – шатлык чыганагы

Махсус хәрби операция сугышчысы өчен бу исем зур мәгънәгә ия. 

“Надежда – ул якты киләчәккә, тынычлыкка өмет. Без сабыебызны бик көттек”, – диде Николай. 

Семаевлар гаиләсендә дүртенче бала ул. Тормыш иптәше Ксения әйтүенчә, аның һәр йөклелек чоры үзенчәлекле булган, барлык балалары да – көтеп алынган. 

Нурлаттан махсус хәрби операция сугышчысының дүртенче баласы туды

Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алырга уллары Тимур, Булат һәм кызлары Варвара да килгәннәр иде.

Надежда 4 кило да 300 грамм авырлыкта туган. Бала тудыру йортында аңа хәтта “баһадир кыз” дип тә исем биргәннәр. 

Семаевлар киләчәктә бишенче бала артыннан да барырга ниятләре барлыгын яшермәделәр. 

“Без әле яшьләр, ә балалар – ул бәхет чыганагы, – диде Николай. – Тормыш иптәшем үзенең йөкле булуы турында хәбәр иткәндә, мин фронтта идем. Әлбәттә, бик сөендем. Кыска вакытлы ялымны балабыз туган вакытка махсус туры китердем”. 

Рәсми затлар котлаган

Әлеге мөһим вакыйга белән гаиләне шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов котлады. Ул район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы теләкләр җиткерде, бүләк тапшырды. ЗАГС хезмәткәрләре дә бүләк белән килгәннәр иде. 

Нурлаттан махсус хәрби операция сугышчысының дүртенче баласы туды

Семаевлар гаиләсе – ныклы традицияләр һәм мәхәббәт үрнәге. А ларның ө ендә һәрвакыт балаларның шат авазлары яңгырасын, ә Надежда әти-әнисенә һәм барлык якыннарына сөенеч бүләк итсен иде.


Нет комментариев