Нурлат дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре район халкына этләрне вакытында теркәү кирәклеге турында искәртә.
Татарстан Республикасында әлеге закон 2025 елның 1 июленнән мәҗбүри.
“Токымына, нинди зурлыкта һәм яшьтә булуына карамастан, барлык этләр дә теркәлергә тиеш. Бу таләпне үтәү дүрт аяклы дустыгыз югалган очракта аны тизрәк табарга ярдәм итә, шулай ук ветеринария хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүне һәм профилактик чаралар үткәрүне дә җиңеләйтә, – ди районның баш ветеринария табибы Илнур Хәнәфиев. – Этләрен теркәтмәгән хуҗалар өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр хокук бозган очракта кисәтү ясала яки 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф салына. Бер ел эчендә кабат кагыйдә бозган өчен 5 мең сум штраф каралган”.
Шәһәрдә этләрне Линейная урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан район дәүләт ветеринария берләшмәсендә теркәтергә мөмкин. Авыллар халкы участок ветеринария табибларына мөрәҗәгать итә ала.
Нет комментариев