Нурлаттан Галина Корчукова батыр туганнары турында сөйләде
ХӘБӘРЛӘР

Нурлаттан Галина Корчукова батыр туганнары турында сөйләде

Сугышлар тәмамлана, әмма алар турындагы хатирәләр мәңгелек.

Әтиемнең сугышчан юлы

Абляскинода яшәгән әтием Александр Егорович Маланьинның ун баласы туган. Әти сугыш вакытында элемтәче булып штабта хезмәт иткән. Берьюлы сигез телефон белән эшли ала торган булган. Штабка бомба килеп төшкәч, контузияләнгән сугышчыларны әсирлеккә алып, Германиягә куып китәләр. 

1946 елда, үзләрен безнең армия азат иткәч кенә туган якларына әйләнеп кайта. Әтием фронтка үз теләге белән киткән һәм хәбәрсез югалган энесе Артемийны аеруча ярата торган була. Соңгы көннәренә кадәр аны көтте, һәм аның да үзе кебек әсирлеккә эләгеп, 1941 елның 6 октябрендә һәлак булуын белмичә үлеп китте. 

Артем дип исем кушкан

Әти энесенең исемен ике улына куша: аларның беренчесе бала чагында вафат була, икенче Артем исә Әфганстанга эләкте. Ул армиягә көз көне алынды, ә инде гыйнварда “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнде һәм ике атналык ялга кайтып китте. Ул бик эшлекле, башкаручан, курку белмәс солдат иде. 

Без, балалары, әтине бик ярата идек. Хәзер дә егетләребез махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен лаеклы яклыйлар.


Нет комментариев