Анда төрле мәсьәләләр каралды.
Районның иҗади һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы Гөлнара Җамалиева, Люция Фатыйхова һәм Светлана Жирнова ТР Журналистлар берлегенең Нурлат җирле бүлеге сафларына кушылды. Алар белән җирле бүлекнең шул көннәрдә җирлекара үзәк китапханәдә үткән чираттагы утырышында бүлек җитәкчесе Резеда Гиняева таныштырды.
Утырышта эшкә йомгак ясалды, агымдагы мәсьәләләр каралды, киләчәккә планнар билгеләнде. Биредә үк ТР Журналистлар берлегеннән “Дуслык” газетасы коллективына районканың 95 еллыгы уңаеннан – Рәхмәт хаты, Валентин Бурайкинга юбилее һәм яңа китабы чыгу белән котлап, Мактау грамотасы тапшырылды. Берлекнең олы яшьтәге әгъзалары Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шулай ук бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Нет комментариев