Нурлат урманчылары бүләкләр алды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат урманчылары бүләкләр алды

Нурлат урманчылары Байлар Сабасында һөнәри бәйрәмгә һәм Татарстанның урман хуҗалыгына 105 ел тулуга багышланган тантаналы слетта катнашып кайттылар.

Чара республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. 

Бүләкләү тантанасында “Урман кисүче” республика конкурсы җиңүчеләре – Нурлат урман хуҗалыгы бухгалтеры Елена Сафиуллина һәм урман кисүче Николай Гришаков, шулай ук икенче һәм өченче урыннар яулаган призерлар һәм гомуми команда зачетында үзләрен күрсәткән нурлатлылар билгеләп үтелде.

Фотолар: ТР Рәисенең рәсми сайтыннан


Нет комментариев