Профильле белгечләр һәм юристлардан түләүсез консультацияләрне җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә алырга мөмкин булачак.
Иртәгә, 25 сентябрьдә Нурлат районында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия көне узачак.
Шәһәр һәм район халкы пенсия, социаль, нотариус, җир-мөлкәт һәм хокукый мәсьәләләр буенча квалификацияле киңәшләр ала алачак.
Гражданнарны кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча узачак: Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы, 2 нче йорт.
Белгечләрне кабул итү графигы:
- 08:00 – 09:30 – Мәхмүдова Лилия Фәйзехановна, Россия Пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары;
- 09:30 – 11:00 – Кәримов Идрис Габделбарович, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы иҗтимагый ярдәмчесе;
- 11:00 – 12:30 – Щекач Ирина Федоровна, нотариус;
- 12:30 – 14:00 – Савельев Василий Александрович, “ТР БТИ” АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты;
- 14:00 – 15:30 – адвокат.
Кабул итү алдан язылу буенча үткәрелә. Язылу өчен телефон: 2-28-24.
Нет комментариев