Нурлат районы юллары яңара
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районы юллары яңара

Авыр техника гөрелтесе хәзер дә нурлатлыларны сөендерүен дәвам итә, чөнки ул юлчыларның шәһәр һәм район юлларын тәртипкә салулары турында сөйли.

Бу сезонда башкарылган юл эшләренең күләме аз түгел. Нурлат автомобиль юллары идарәсе юлчылары юллар һәм тротуарларның шактый участокларын яңарттылар инде, әмма ирешелгәннәрдә тукталмыйлар: аяз көннәр – эш процессын дәвам итү өчен иң кулай вакыт бит. Эшләр төрле республика программалары буенча башкарыла. 

Иске Чаллыга да бәйрәм килде

Бу көннәрдә Иске Чаллы авылы янында аеруча зур җанлылык хөкем сөрә: күптән түгел әлеге участокта автоюлны капиталь ремонтлау эшләре башланган. Биредә без юл мастеры Әмир Сафиуллинның бригадасын очраттык. 

Нурлат районы юллары яңара

“Кузайкино-Нурлат-Иске Чаллы юлындагы эшләрне 1 сентябрьдә башладык. Проект 6 километрдан озынрак участокка ясалган һәм өч елга планлаштырылган, – диде мастер. – Агымдагы елда ремонт өч километрны колачлый. Биредә без юл эшләре башкарабыз: куакларны чабабыз, откослардан туфракның үсемлекләр үсә торган катламын кисеп алабыз, махсус техника белән гамәлдәге асфальт-бетон катламына фрезеровка үткәрәбез, проект билгеләре буенча иске юл катламын сүтәбез һәм яңасын салабыз”. 

Алга таба башкарылачак технологик цикл, известь белән ныгыту һәм вак таш белән цемент кушып салкын регенерация ясау ысулын кулланып, туфрактан нигез салу һәм асфальт-бетон катнашмасының аскы катламын түшәүне үз эченә ала. 

Нурлат районы юллары яңара

Хәзерге вакытта объектта 15 берәмлек махсус техника – экскаваторлар, бульдозерлар, катоклар, грейдерлар, үзбушаткычлар эшли. Ремонт чорына участокта вакытлыча юл хәрәкәтен оештыру схемасы белән расланган юл билгеләре куелган. 

Ремонт бөтен районны колачлый

Нурлат автомобиль юллары идарәсенең баш инженеры Нәфис Гыймалетдинов әйтүенчә, районда һәм шәһәрдә күләмле юл эшләре башкарылган, алар бүген дә дәвам итә. 

“Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлында беренче һәм икенче этаптагы эшләр башкарылды. Объекттагы эшләрне киләсе елга тәмамлау планлаштырыла, – дип билгеләп үтте ул. – Нурлат-Чуваш Тимерлеге-Кызыл Майна автоюлында 4 километрга якын озынлыктагы участокта эшләр дәвам итә. Биредә туфрак катламын һәм вак таш-ком катнашмасыннан юлның нигезен салу буенча эшләр алып барыла, алга таба ике кат асфальтбетон катнашма түшәләчәк. Шулай ук тротуарлар һәм тукталыш павильоннары ясау буенча эшләр башкарыла”. 

Урамнардагы юл челтәрендә дә эшләр актив бара. Мисал өчен, шәһәрнең Гыйматдинов, Гагарин, Космонавтлар һәм башка урамнарында асфальт салынган, хәзерге вакытта Гыйматдинов урамында тротуар төзелә. Радужная, Газовая, Кутузов, Декабристлар, Лобачевский урамнарында ремонт эшләре дәвам итә, Хәммәдиев урамында поликлиника янындагы парковкага асфальт түшәү эшләре башланган. 

Нурлат районы юллары яңара

Юл фондының аерым программасы (юл хәрәкәте иминлеге) буенча Куйбышев урамында тротуар салынган, алга таба Мәктәп, Куйбышев һәм Завод урамнарында проекцияле өч җәяүлеләр кичүен монтажлау ниятләнә. Юлларны вак ташком катнашмасы җәеп норматив хәлгә китерү программасы районыбызның 6 торак пунктында тормышка ашырылачак. 

Масштаблы яңару районыбызның һәр почмагын диярлек колачлый. Юлчыларның эшкә системалы якын килүләре һәм киеренке хезмәтләре ярдәмендә районыбыз юлларында йөрү көннәнкөн уңайлылана һәм күпкә иминрәк була бара.


Нет комментариев