Бер нурлатлы мошенникларга 15 мең сум акчасын күчергән
ХӘБӘРЛӘР

Бер нурлатлы мошенникларга 15 мең сум акчасын күчергән

8 сентябрь көнне бер хатын-кызның эштә вакытта телефонына хәбәр килә.

Танышы дип белеп алданган

Макс кушымтасында аңа укучысының әнисе язган булып чыга. Ул ашыгыч рәвештә бурычка акча сорый, нәрсә өчендер түләргә кирәк янәсе.

“Сез буш түгелме? Картагызда 13 мең сум акчагыз бармы, шуны сорарга теләгән идем. Түлисем бар иде, кичкә кадәр кире салырмын”, – дип яза ул. 

Хатын-кыз ярдәм итәргә карар кыла һәм акчаны кая җибәрергә дип белешә. Җавап итеп әңгәмәдәше банк картасы номерын җибәрә һәм акчаны шушы номер буенча күчерүен сорый. Шулай да хатын-кызда шик туа. Ул аңа шалтыратып карый, тик укучысының әнисе трубканы алмый. 

Бер нурлатлы мошенникларга 15 мең сум акчасын күчергән

Ни өчен трубканы алмыйсың, дип язган сорауга, хәзер миңа сөйләшергә уңайсыз дигән җавап килә. Шулай да укытучы мошенниклар белән аралашуыннан курка. Ул аның тормыш иптәшенә шалтыратып карый һәм аннан Макстагы аккаунтын чынлап та ватканнардыр дигән шик ишетә.

Бу турыда ул укучысының әнисенә дә язып җибәрә. Җавапка тегесе бернәрсә дә аңламавын, бары кушымтага керә алмавын, ә хәбәрне шәхсән үзе язуын әйтеп ышандыра. 

Бер шиксез акча күчергән

Шуннан соң хатын-кыз чынлап та танышы белән аралашуына тулысынча ышана. Ул күрсәтелгән банк картасына 15 мең сум акча күчерә. Операцияне башкарган өчен банк тагын 150 сум комиссия тотып кала. Чекны хатын-кыз чатка җибәрә. Шуннан соң әңгәмәдәше акчаны банк картасына кире кайтарырга кирәкме, дип сорый һәм аңа уңай җавап ала. 

Әмма акча сорау моның белән генә тәмамланмый. Тиздән аңардан тагын 9500 сум күчерүен сорыйлар. Бу юлы хатын-кыз мондый акчалары булмауны сылтау итеп, җибәрүдән баш тарта. Әмма берничә сәгатьтән соң шулай да шалтыратып, акчалар барып җиттеме икәнлеген белешергә карар кыла.

Төп башына утыртканнар

Җавап исә көтелмәгән була. Хатын-кыз нинди акчалар турында сүз баруын да аңламый. Ул бернинди дә акча сорамавын һәм аның Макстагы аккаунтын чынлап та җимерүләре турында әйтә.

Бер нурлатлы мошенникларга 15 мең сум акчасын күчергән

Шунда гына ул мошенниклар корбаны булуын аңлап җиткерә: җинаятьчеләр чит кешенең аккаунтын җимереп, контактлар исемлегеннән файдаланганнар булып чыга. Мондый хәлдә калучылар тагы да булгандыр әле бәлки. Ә бит счетында акчалары күбрәк булган булса, бу вакыйга тагы да аянычлырак нәтиҗә белән дә тәмамланырга мөмкин иде…


Нет комментариев