Нурлатта ислам нигезен өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар 1 октябрьдән башланачак
Тел яшәсә, милләт яшәр

Нурлатта ислам нигезен өйрәнергә теләүчеләр өчен укулар 1 октябрьдән башланачак

Бу хакта сөйләшүгә багышланган җыелыш 30 сентябрь көнне узачак.

Октябрь башыннан ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүче нурлатлылар өчен районыбыз мәчетләрендә укулар башлана. 

Мөхтәсибәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел район күләмендә эшләп килүче 41 мәчетнең 20дән артыграгында өлкәннәр һәм балалар өчен дини тәгълимат дәресләре оештыру ниятләнә. Алар апрель азагына кадәр дәвам итәчәк.

Уку программасы киңкырлы, шәкертләр фикһ, гакыйдә нигезләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен күңелләренә сеңдерүдән тыш, гарәп хәрефләрен үзләштереп, Коръән укырга да өйрәнәчәкләр.

Нурлатлылар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр

«30 сентябрь көнне кичке 6да ислам дине нигезләрен үзләштерергә теләге булган нурлатлылар өчен Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җыелыш узачак. Шәкертләр биредә өч ел гыйлем алалар», – дип билгеләп үтте район мөхтәсибенең уку-укыту мәсьәләләре буенча урынбасары Земфира Мортазина.

Болардан тыш, мөхтәсибәт мөгаллимнәре уку елы дәвамында район мәктәпләрендә җирле мәгариф идарәсе белән берлектә балалар өчен әдәпәхлак дәресләре дә уздырачаклар. Шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә һәм гимназиядә беренче дәресләр үткән дә инде.


Нет комментариев