Нурлатлылар “Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктантына кушылдылар
Тел яшәсә, милләт яшәр

Нурлатлылар “Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктантына кушылдылар

Ул Халыклар дуслыгы йортында узды.

Россиянең истәлекле даталар календаренда илебездә яшәүче халыкларның күптеллелеген популярлаштыру һәм бердәмлеген ныгыту максатыннан тагы бер бәйрәм барлыкка килде. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән быелдан башлап 8 сентябрьдә Россия халыклары телләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган – бу көнне танылган авар шагыйре Расул Гамзатов дөньяга килгән. 

Бәйрәм илебездә, шул исәптән Нурлатта да зур колач белән үткәрелде. Нурлатлылар Россия Халыклар дуслыгы йорты инициативасы белән оештырылган “Россия – халыклар йорты” масштаблы белем бирү акциясенә дә бик теләп кушылдылар. Халыклар дуслыгы йортында төрле милләт халыклары җыелды бу көнне. Алар өч төркемгә бүленеп, бер үк диктантны төрле – татар, рус һәм чуваш телләрендә яздылар. Бөтенроссия диктантының төп үзенчәлеге дә шунда – аны һәркем үзе теләгән телдә яза ала. Текст исә символик рәвештә Расул Гамзатов әсәрләре өзекләреннән җыелган. 

Нурлатлылар “Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктантына кушылдылар

“Текст искиткеч – ул гади һәм аңлаешлы телдә язылган, шул ук вакытта бик тирән темаларга кагыла. Без барлык нурлатлыларны да диктантка кушылырга чакырдык һәм биредә һәр катнашучы үзенең грамоталылыгын тикшереп карау белән бергә илебезнең мәдәни мирасының никадәр бай булуын да тоя алды. Мондый акцияләр, чыннан да, кирәк: алар төрле милләт халыкларын берләштерәләр һәм тагы бер кат Россиянең уртак йортыбыз булуын искәртәләр”, – дип мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева. 

“Грани” мәдәни-ял үзәгенең бүлек мөдире Сирень Айткулова Бөтенроссия диктантын татар телендә язды. Чарага ул милли калфак киеп килгән иде.

Нурлатлылар “Россия – халыклар йорты” Бөтенроссия диктантына кушылдылар

“Районыбызда төрле милләт халыклары тату булып гомер итәбез, бердәм булып хезмәт куябыз. Нинди генә мәдәни чара үткәрсәк тә, сәхнәдән төрле телләрдә җырлар, шигырьләр яңгырый. Бер гаилә булып яшибез. Гомумән, үз телеңне яратырга, аңа хөрмәт белән карарга кирәк дип саныйм мин. Һәм мондый чаралар безне тагы да берләштерә”, – ди ул. 

Башка тоталь диктантлардан аермалы буларак, күптелле диктантны онлайн-форматта да язарга мөмкин булды. Һәм тагы – бу юлы диктант өчен билге куелмады. Һәр катнашучы Интернет челтәрендәге сайтларның берсенә кереп, үзенең эшен үрнәк текст буенча тикшерә ала.


Нет комментариев