Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Якушкинода махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары истәлегенә мемориаль такта ачтылар

Ә авыл мәктәбендә тырыш укучылар “Геройлар парталары” артына утырып укыячак.

Биредә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашлары – Максюткин Сергей Владиславович һәм Степанов Георгий Александровичның исемнәрен мәңгеләштерделәр. Аларның туган йортларында мемориаль такталар урнаштырылды, ә җирле мәктәптә “Геройларның парталары” ачылды. 

Сергей Максюткин һәм Георгий Степанов Ватан сагына бергә басалар – икесе дә бер үк көнне, 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнәләр. Хәрби юлларын Көнчыгыш хәрби округының 29нчы гомумгаскәр армиясе 430нчы мотоукчылар полкының мотоукчылар бүлегендә узалар. Хезмәтләре барышында командование һәм иптәшләре арасында какшамас абруй казаналар. Бу хакта аларның медальләре дә сөйли: үзләре исән чакта РФ Саклану министрлыгының I һәм II дәрәҗә “Хәрби казанышлар өчен”, II дәрәҗә “Кыюлык өчен”, “Һәлак булучыларны коткарган өчен”, “РФ оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен” һәм махсус хәрби операция катнашучысы медальләре белән бүләкләнәләр. Соңгы сулышларына кадәр хәрби антларына тугры калып, берничә көн ара белән генә һәлак булалар. Россия Федерациясе Президенты Указы белән Сергей Максюткин һәм Георгий Степанов каһарманлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Батырлык ордены (үзләре үлгәннән соң) белән бүләкләнделәр. 

Истәлекле чара сугышчылар фронтка киткән йортлар янында башланды. Якташлары өчен горурлык хисләре белдерү һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу өчен күпсанлы нурлатлылар килгән иде. Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Дамир Ишкинеев Якушкино егетләренең батырлыгы беркайчан да онытылмас дип белдерде.

“Бүген без чын ир-егетләр, үз Ватаннарының тугры уллары хөрмәтенә мемориаль такталар ачабыз. Сергей Владиславович һәм Георгий Александрович – чын ватанпәрвәрлек үрнәге. Ватан чакыргач, алар шунда ук алгы сызыкка, тыныч күк йөзен, балаларыбыз иминлеген сакларга китәләр. Шундый геройлар тәрбияләүләре өчен аларның әти-әниләренә рәхмәт. Нурлатлыларның киләчәк буыннары да аларны белергә һәм хәтерләрендә сакларга тиешләр, бу безнең изге бурычыбыз», – диде Дамир Азатович. 

Хәрби комиссар Заһир Абдуллин һәм Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин да рәхмәт сүзләре җиткерделәр. 

“Сергей бөтен гаиләбез өчен терәк, бик игелекле, намуслы һәм ярдәмчел иде. Повестка килгәч, ул: “Әни, мин бармасам, кем барыр?” – диде. Улым белән горурланам. Ул бабаларының исеменә тап төшермичә, геройларча һәлак булды, – диде Людмила Максюткина. 

“Георгий игелекле бала булып үсте, һәркемгә ярдәм итәргә ашыга иде. Шуңадыр алгы сызыкта да ул үзен каһарманнарча тотып, хәрби дусларының гомерен коткарырга ашыккан. Улыбыз тормышны бик ярата иде, киләчәккә планнар корды, әмма язмыш башкача хәл итте. Аны онытмавыгыз өчен рәхмәт. Бу мемориаль такта аның турындагы хәтерне саклаячак”, – дип уртаклашты Ольга Степанова. 

Истәлек чаралары Ватан сакчылары кайчандыр тәмамлаган Якушкино мәктәбендә дәвам итте. Биредә тантаналы шартларда Батырлык орденнарын тапшыру чарасы узды. Сергей Максюткинның дәүләт бүләген аның әнисе Людмила Николаевна һәм уллары Егор белән Платонга тапшырдылар. Георгий Степановның орденын аның әнисе Ольга Владимировна алды. 

Хәтер көне “Геройлар парталарын” ачу белән тәмамланды. Әлеге парталар артына утыру хокукына бары уку алдынгылары һәм җәмәгать эшендә актив катнашучы укучылар гына лаек булачак. Парталарны ачу чарасы барышында геройларның сыйныф җитәкчеләре, сыйныфташлары да Сергей һәм Георгийның балачак, яшьлек еллары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Җыелучылар махсус хәрби операция геройлары Сергей Максюткин һәм Георгий Степановны бер минутлык тынлык белән яд кылдылар, соңыннан мемориаль такталар һәм “Геройлар парталары” янына кызыл канәфер чәчәкләре салынды. Каһарман якташларыбызның исемнәре үз авыллары, районыбыз һәм илебез тарихына мәңгегә кереп калачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев