Нурлатта 100 яшьлек өлкәннәрне өйләренә барып котладылар
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта 100 яшьлек өлкәннәрне өйләренә барып котладылар

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында озын гомерле өлкәннәр аерым игътибар үзәгендә.

Бүгенге көндә районда 100 яшь чиген узган 2 кеше гомер кичерә. Болар – Чулпаннан Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин һәм Яңа Иглайдан тыл хезмәтчәне Фаизә Вәлиәхмәт кызы Гобәйдуллина. Алар быел икесе дә 101 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Тагы ике тыл хезмәтчәне бер гасырлык юбилейларын каршы алырга әзерләнә. Киекледән Миңнеруй Миниәхмәт кызы Шәриповага – 26 октябрьдә, Нурлаттан Наталия Анисимовна Пастуховага 17 ноябрьдә 100 яшь тулачак.

Аларның барысына да район башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән бүләкләр һәм бәйрәм котлауларын аның урынбасары Николай Липатов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәутдинова җиткерделәр. Алар өлкән буын вәкилләренә чын йөрәктән рәхмәт сүзләре белдереп, саулык-сәламәтлек, көр кәеф теләделәр.


Нет комментариев