Бүген Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә.
Эшләр ике юнәлеш буенча алып барыла: биш объектка капиталь ремонт ясала, җидесе тиз җыела торган модульле конструкцияләрдән төзелә. Әлеге чаралар авыллардагы почта элемтә узелларын яңартуның адреслы программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Якушкинода яңа модульле почта бинасы
Якушкино почта бүлекчәсе авыл җирлегенең өч – Якушкино, Салдакай һәм Абрыскино авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Бүлекчә начальнигы һәм өч хат ташучыдан торган бердәм коллективның көндәлек эше тыгыз, биредән кеше өзелми дә, дияргә була. Халык квитанцияләр түләргә, газета-журналларга әбунә рәсмиләштерергә, субсидияләр, товарлар алырга килә. Моннан тыш, авыл җирлегендә яшәүче 85 өлкән кеше пенсияләрен почта аша алдыра, 300дән артыграк кеше вакытлы матбугат басмаларын көтеп ала.

Почта хезмәтләре үзвакытында һәм сыйфатлы башкарылсын өчен, коллектив зур тырышлык куеп эшли. Хәзер исә вазифаи бурычларын тагын да нәтиҗәлерәк үтәү өчен уңайлыклар да артачак: тиздән Якушкино үзәгендә почта бүлекчәсенең яңа бинасы ачылачак. Төзүчеләр аның модульле конструкциясен корып куйганнар да инде, эчке отделка эшләре дә тәмамлану ягында, санузел тулысынча җиһазланган. Объектның тирә-ягын төзекләндерәсе һәм инженерлык коммуникацияләренә тоташтырып, яңа җиһазлар кайтарасы гына калып бара.
“Бүлекчәбезнең иске бинасы бик таушалган, яңгырлар вакытында түбәсеннән су үтә, салкын да иде. Яңа бинаның ачылуын түземсезләнеп көтәбез, бу кышны җылы, уңайлы шартларда үткәрербез, дип өметләнәбез”, – дип уртаклашты почта бүлекчәсе начальнигы Елена Васильева.
Әлеге оешмада 7 ел хезмәт куя ул.
Яңа бина өчен урынны исә җентекләп сайлаганнар. Нәтиҗәдә, бүлекчә хәзер авыл җирлеге башкарма комитеты бинасыннан юл аша гына урнашачак.

“Авыллар халкы башкарма комитетка йомыш белән килгәч, бер уңайдан почтада да үз сорауларын хәл итеп китә алачак, – дип билгеләп үтте Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. – Почта хезмәткәрләре өчен дә, халык өчен дә бүлекчәнең яңа бинасы төзелү көтеп алынган вакыйга. Ул матур һәм зәвыклы булуы белән дә авылыбызга ямь биреп торачак”.
Районда яңарган бүлекчәләрнең саны арта
Шундый ук модульле яңа почта бүлекчәләре Фома, Мамык, Бутаиха, Киекле, Урта Камышлы һәм Бикүле авылларында да булачак. Подрядчылар кайбер объектларны тапшырган да инде, калганнарында да төзелеш эшләре тулы көченә бара. Нурлат районара почтамты начальнигы Рафиз Ногуманов әйтүенчә, аларның барысы да декабрь аенда ачылып, гамәлгә кертеләчәк.

“Районыбызда 35 бүлекчә эшли, кайберләрендә капиталь ремонтның күптән үткәрелгәне булмады. Модернизацияләү программасы быел берьюлы 12 бүлекчәне яңартырга мөмкинлек бирә, әлеге эшне киләсе елда да дәвам иттерергә ниятлибез, – дип сөйләде ул. – Авылларның киләчәге булсын дисәк, аларда халык өчен бөтен шартлар тудырылырга тиеш. Шуңа почта бүлекчәләрен эшләтү дә зур әһәмияткә ия, өлкәннәр, мисал өчен, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү максатыннан шәһәргә барып йөри алмыйлар бит”.
Техник җиһазланышы яңа булачак
Гәйтән авылының почта бүлекчәсе дә танымаслык булып үзгәргән. Ул җирле мәктәп бинасының бер бүлмәсен били. Бүген биредә капиталь ремонт кысаларында яңа тәрәзәләр, ишек куелган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, түшәм, идән, стеналар күз явын алырлык итеп ясалган.
Тиздән программа колачлаган барлык бүлекчәләрдәге кебек үк, биредә дә заманча техник база булдырылачак: кондиционерлар, видеокүзәтү камералары, янгын сигнализациясе куелачак, яңа җиһазлар кайтарылачак. Бүлекчә начальнигы Анастасия Уфимова әйтүенчә, алар ремонт эшләре чорында вакытлыча икенче каттагы бер бүлмәгә күченеп торганнар һәм уңайлы шартларда эшли башлауларын көтәләр.
Шундый ук ремонт эшләре Яңа Иглай, Кизләү, Колбай Мораса һәм Яңа Әмзә бүлекчәләрендә дә бара.
Нет комментариев