Өлкәннәр декадасы уңаеннан оештырыла торган традицион спорт фестивале быел да көмеш яшьтәге нурлатлыларны җыйды.
“Тулпар” спорт сараена үзләренең рухи һәм физик ныклыгын сынарга 30дан артыграк өлкән кеше килгән иде. Алар армрестлинг, пневматик мылтыктан ату, өстәл теннисы, шахмат һәм шашка буенча көч сынаштылар.
Биредә үк ГТО нормативларын үтәп, шәп физик әзерлекләрен дә күрсәттеләр.
Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан билгеләп үтелде.
Нет комментариев