Алар өчен быелгы Өлкәннәр көне аеруча истәлекле булды.
Бу көнне шәһәр Мәдәният сараенда узган тантаналы чара барышында гаилә юбилейларын билгеләп үтүче парлар хөрмәтләнде, һәм сәхнә түрендә район башлыгы Дамир Ишкинеевтан котлаулар кабул итүчеләр арасында алар да бар иде.

“Шулкадәр бәйрәм кунаклары алдында игътибар һәм ихтирам күрсәтүләре өчен рәхмәтлебез. Без дә шундый дәрәҗәгә ирештек дип, бик сөендек”, – дип уртаклашты Фәния Сафиулловна.
Алтын туйга илткән гомер сукмагы
Рәшид һәм Фәния Яруллиннарның бер тормыш сукмагыннан атлый башлауларына июль аенда 50 ел булган инде, һәм бүген, үткән гомерләрен күздән кичереп, ярты гасыр узганын сизми дә калдык, диләр.

Ә бит бу чор эчендә нинди генә авырлыклар очрамаган үзләренә, төрле шәһәрләргә күченеп, тормышларын гына да берничә тапкыр яңабаштан башларга туры килгән, әмма бер-берләренә терәк булгач, барлык сынауларны да җиңеп чыга алганнар. Шуңа бүген бергә үткәргән һәр көннәрен рәхмәт белән генә искә алалар.
“Мин тумышым белән Кизләүдән, Рәшид – Киекледән, яшь аермабыз 7 ел безнең, – дип үз гаилә тарихларын сөйләде Фәния Яруллина. – Гомумтуклану системасында пешекчеләр курсын тәмамлагач, 1975 елда Киекле ашханәсенә бригадир-пешекче булып эшкә урнаштым. Рәшид армиядән соң Себергә эшкә киткән, Норильск шәһәрендә яши иде. Берсендә мин аларның күршеләренә йомыш белән килдем, ә ул җәйге ялына кайткан булган, шунда көтмәгәндә очраштык. Күзгә-күз караштык та, бер-беребезне ошаттык. 1-2 көн сөйләшеп йөргәнбезме икән, Рәшид миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады...”
Ул вакытта Фәния яңа гына танышкан егеткә ышанып, күз күрмәгән якларга чыгып китәргә җөрьәт итми. Бер ел дәвамында ерак араларны якынайтып ике арада хатлар йөри. Ә 1976 елның җәендә яңа оешкан гаилә, чемоданнарын күтәреп, Үзбәкстанга юл тота. Ике яктан да күпсанлы туганнары яшәгәнгә, ул яклар кызга яңа тормыш кору өчен Себергә караганда кулайрак күренә.
Башта Ташкентта, аннары Сәмәркандта гомер кичерәләр. Рәшид Абдуллович төзелеш өлкәсендә эретеп ябыштыручы, Фәния Сафиулловна, үз һөнәри юлына тугры калып, шефпешекче булып хезмәт куялар. Биредә ике балалары – уллары белән кызлары дөньяга килә. 14 ел шулай чит-ят җирләрдә яшәгәннән соң, туган яклары – Нурлатка кайтып төпләнергә карар итәләр.
Тик үзбәкләрнең генә киң күңелле, хезмәт сөючән гаиләне җибәрәселәре килми: Фәния Сафиулловнага эшеннән китәргә рөхсәт итмичә, хезмәт кенәгәсен бирмичә йөдәтәләр әле.
Бәхет сере бик гади
Нурлатта туганнары ярдәмендә йорт салып керәләр, хуҗалык торгызалар, һөнәри эшчәнлекләрен дәвам иттерәләр. Бүген, лаеклы ялда да тик утыра белмиләр әле, бакча тутырып җиләк үстерәләр. Өч оныкларына яшәү өлгесе булып, аларның һәр уңышына сөенеп яшиләр. Һәм бәхетле гаилә төзү сере белән уртаклашалар.
“50 ел бер уйда, бер дулкында без, бер-беребезне аңлап, һәр нәрсәне уртага салып, киңәшеп башкарабыз. Мин иремә сабыр холкы, игелекле йөрәге өчен рәхмәтлемен, ул мине олылап яши, һәр пешергән ризыгымны мактап ашый. Бәхет шулдыр”, – диде Фәния Сафиулловна.
Нет комментариев