Бүген Нурлатның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
ХӘБӘРЛӘР

Бүген Нурлатның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне алдыннан без “Чистополье” холдинг компаниясенең “МОЛКО-РАССВЕТ” терлекчелек комплексында булып кайттык.

Биредә үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр тырышлыгы белән көндәлек, әмма шул ук вакытта бик мөһим һәм җаваплы эш дәвам итә. 

Голштин токымлы бозаулар кайткан

Бозау караучы Наталья Яндукова комплекста инде 10 ел хезмәт куя. Ул хезмәттәше Валентина Дарьина белән бергә йөзләгән кечкенә бозауны тәрбияли. 

Бүген Нурлатның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

“Бүгенге көндә безнең карамакта 549 бозау, – ди Наталья. – Көне буе аяк өстендә булырга туры килә: эчергечләрне чистартабыз, җиһазларны юабыз, азыкның сыйфатын һәм вакытында бирелүен кайгыртабыз. Хезмәтебез һәрчак хәрәкәттә булуны, терлекләргә даими игътибар күрсәтеп, яратып эшләүне таләп итә”. 

Җиде айлык булгач, яшь бозаулар чираттагы симертү этабына күчерелә. Ә бозау караучылар үзләренә күченгән яңа малларга шулай ук бөтен күңелләрен биреп, үз эшләрен дәвам итә. Бүген комплекста 2300 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 841е – савым сыерлар. 

Предприятие хәзер мөһим үсеш этабын кичерә – биредә көтүне масштаблы яңарту бара. “МОЛКО-РАССВЕТ”ның башкарма директоры Рәмис Нуртдинов әйтүенчә, “Чистополье” холдинг компаниясе программасы кысаларында предприятиегә голштин токымлы 516 баш нәселле тана кайтарылган. Аларның 358е – Рязань, 158е Калуга өлкәсеннән.

Бүген Нурлатның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

“Көтүне яңартуның төп максаты – сөт җитештерү күләмен һәм сыерларның продуктивлыгын арттыру, – ди Рәмис Салихович. – Голштин токымлы терлекләр югары сөт бирүчәнлекләре белән аерылып тора. Бүгенге көндә 120дән артык тана бозаулады да инде. Терлекләргә барлык кирәкле ветеринария һәм профилактика чаралары үткәрелә, билгеләнгән график буенча вакциналаштыру алып барыла. Хәзерге вакытта комплекста һәр сыердан уртача 27 литр чамасы сөт савыла. Ә нәселле яшь таналардан тәүлегенә 40 литрга кадәр сөт саварга исәп тотабыз”. 

Рацион буенча тукланалар

Кайтарылган малларның сәламәтлеге һәм яңа шартларга ияләшүен зоотехник-селекционер Валентина Рыжкова да игътибар белән күзәтә. 

“Таналар юлны яхшы кичерде, тиз арада комплексыбыз шартларына ияләшеп, яңа урынга җайлашты. Бозауларга 25 көн кала, без аларны транзит төркеменә күчерәбез. Бозаулаганнан соң сыерлар бозаулату бүлегендә, аннары савым төркемендә асралачак. Таналар һәм савым сыерлар өчен балансланган рацион төзелгән, без аларның сөт бирү процессын даими контрольдә тотабыз һәм яхшы нәтиҗәләргә өметләнәбез”, – ди ул. 

Бәйрәм белән котлаулар

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, бу үзгәрешләр район өчен бик әһәмиятле. Көтүне нәселле маллар белән тулыландыру хуҗалыкларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итәргә, эшчеләргә лаеклы хезмәт хаклары түләргә һәм эш урыннарын саклап калырга мөмкинлек бирә. 

“Бүген түбән продуктивлы берничә сыер тотуга караганда бер сөтле сыер асрау күпкә отышлырак һәм нәтиҗәлерәк. Бу азыкка киткән чыгымнарны киметергә һәм продукциянең үзкыйммәтен азайтыр - га мөмкинлек бирә. Әмма нинди генә технологияләр кертелмәсен, уңыш нигезендә һәрчак кеше факторы ята. Авыл хуҗалыгы тармагында, кырларда булсынмы ул яки фермалардамы, үз эшенә тугры, тырыш һәм күңел җылысын биреп хезмәт итүче кешеләр эшли. Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңайлы һава шартлары һәм яңа хезмәт уңышлары телим!” – ди ул.


Нет комментариев