Нурлат яңалыклары

"Дуслык" газетасы, Нурлат ТВ - Нурлат районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Якушкинода махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның истәлеге мәңгеләштерелде

Якушкино авылында Максюткин Сергей Владиславович һәм Степанов Георгий Александрович яшәгән йортларда мемориаль такталар ачу тантанасы узды.

Сугышчылар махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар. Сергей Максюткин һәм Георгий Степанов 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнгәннәр. Алар Көнчыгыш хәрби округының 29нчы гомуми гаскәр армиясе 430нчы мотоукчылар полкының мотоукчылар бүлекчәсендә хезмәт иткәннәр. Икесе дә РФ Саклану министрлыгының медальләре белән бүләкләнгән, болар 1 һәм 2нче дәрәҗә “Хәрби батырлык”, 2нче дәрәҗә “Батырлык өчен”, “Һәлак булучыларны коткарган өчен”, “Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеш өчен”, шулай ук махсус хәрби операция катнашучысы медале. 

Тантанада Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Дамир Ишкинеев, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин, шулай ук һәлак булганнарның әниләре – Людмила Николаевна Максюткина һәм Ольга Владимировна Степанова катнаштылар. 

Шул ук көнне мемориаль такталар Якушкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә тантаналы рәвештә ачылды. Шунда ук дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары, каһарманлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Сергей Владиславович Максюткин һәм Георгий Александрович Степанов Батырлык ордены белән бүләкләнделәр (үз вафатларыннан соң). Сергей Максюткинның әнисе Людмила Николаевнага һәм аның уллары Егор белән Платонга орден, шулай ук Георгий Степановның бүләген аның әнисе Ольга Владимировнага тантаналы шартларда тапшырдылар. Истәлекле чара Якушкино мәктәбендә “Батырлар парталарын” ачу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев