Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Иске Әлмәт авыл җирлегендә Авыл көне узды

Чарага әзерлекне берничә көн алдан башлап җибәрделәр.

Теләгән һәм мөмкинлеге булган читтә яшәүче авылдашларыбыз да финанс ягыннан ярдәм иттеләр. Бәйрәм тантанасын, мәйдан эченнән гармун моңнарына күмеп, мәдәният йортыбыз җитәкчесе Илһам Камаев һәм авылдашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин ачып җибәрделәр. 

Мәйданыбыз уртасында кул көрәше, капчык киеп чабу, күзне бәйләп бүләк кисү, көянтәгә сулы пар чиләкләр асып узышу, багана башыннан кыйммәтле бүләкләр бәреп төшерү, кыек баганага менү һәм башка мавыктыргыч уеннар гөрләде. Бу уеннарда олысы-кечесе бик теләп катнашканда авылыбыз мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Вәлиева, Илһам Камаев, кайткан кунаклар берсеннән-берсе уздырып моңлы җырларын башкардылар. Әле авылыбыз башлыгы да, үзенең котлау сүзләреннән соң, якташларыбызга моңлы җырын бүләк итте.

Мәйданыбыз түрендә көрәшче егетләребез бил алышты. Беренче урынны Рафаэль Хафизов яуласа, икенче урында Илдар Сәгыйров булды.
Мәйдан тирәли әйләндереп алынган утыргычларда инә төртерлек тә урын юк иде. Читтән кайтучы өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да бик күп иде. Бакыйлыйкка күчкән туганнарын, әти-әниләрен, тирә-күршеләрен тирән моңсулык хисләре белән искә алдылар. Ни кызганыч, күбесенең инде нигезләренең урыны да калмаган, әмма туган җир, туган туфрак, хәтфә чирәмдә тәгәрәп үскән балачак дуслар, укыткан хөрмәтле укытучылар сагындыра һәм күзгә күренмәгән җепләр белән һәрвакыт тартып тора.

Төрле сәбәпләр аркасында быел Авыл көненә кайта алмаган авылдашларыбызга киләсе елларда кайтырга насыйп булсын. Кайта алганнары үзләренә тагын бер елга җитәрлек күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте алып, Авыл көнен шундый күңелле, ямьле һәм тирән мәгънәле итеп оештырган һәм аны уздыруга үз өлешен керткән барлык иганәчеләргә рәхмәтләр әйтеп таралышты. Дөньяларыбыз тынычланып, киләсе елларда да исән-имин, сау- сәламәт булып, туган авылыбызның матур табигать почмагында очрашырга насыйп булсын.

Алсу Магизова, Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев