Дуслык, бурыч һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләшү ихлас һәм тәэсирле булды.
Очрашу Россия гимнын башкарудан башланды. Яшьармиячеләр тантаналы төстә әләмнәр алып чыктылар. Аннары башлангыч сыйныф укучылары “Минем дәүләтем әләме ” флешмобын күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Балалар хатлар һәм рәсемнәр дә әзерләгәннәр иде, аларны сугышчыга тапшырдылар.
«Дөресен әйткәндә, мин бик дулкынландым, – диде Золотой. – Сезнең гимн башкаруыгыз күңелемә үтеп керде. Бүген әйтелгән һәр сүзегезне йөрәк түрендә саклаячакмын».

Сугышчының чыгышыннан соң укучылар аны сорауларга күмделәр. Ничек укуы, мәктәп елларында нәрсә белән шөгыльләнүе, алгы сызыкта нинди белемнәрнең кирәге чыгуы, хатлар һәм посылкаларның барып җитү-җитмәве белән кызыксындылар. Золотой бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады.
Сугышчы киңәшләр бирде
2025 нче елның июленнән бирле алгы сызыкта хезмәт итүче өлкән матрос, диңгез пехотачысы 1 елдан артыграк вакыт эчендә “Диңгез пехотасында хезмәт иткән өчен” һәм “Кыюлык өчен” медальләренә лаек булган. Аларны нинди батырлыклары өчен бирүләре турында сөйләргә яратмаса да, укучыларның сорауларына озаклап, һәр сүзен уйлап җавап бирде. Укуның – нигез, алган белемнәрнең тормышта һичшиксез кирәк булачагы турында сөйләде.
“Укыгыз, – диде ул. – Мәктәптә сез төрле фәннәр буенча белем алып кына калмыйсыз, ә фикерләргә, карарлар кабул итәргә, җаваплы булырга өйрәнәсез. Болар – тормышта чын таяныч. Спорт белән дә шөгыльләнегез. Мәктәптә мин футболны һәм физиканы ярата идем. Аларның икесе дә тормышта бик ярдәм итте”.
Сугышчы дуслыкның мөһимлеге турында сөйләде, мәктәптә патриотик тәрбия бирүнең югары дәрәҗәдә куелуын аерым билгеләп үтте.
“Әйе, кайчак куркабыз да, сагынабыз да. Сугыш – сугыш инде. Алгы сызыкта дусларның булуы аеруча мөһим, без җиңүгә иңгә-иң куеп янәшә барабыз, – диде ул. – Мәктәпкә керүгә үк мин балаларның тәрбия дәрәҗәсе югары булуын, моңа укытучыларның зур тырышлык куюын тойдым. Ялым ике атна гына булса да, мин физик яктан гына түгел, күңелем белән дә ял иттем. Районыбызда ватанпәрвәрлек хисенең югары булуына тагын бер кат инандым”.
Волонтерлар ярдәме
Сугышчы волонтерларга һәм “Хәрби туганлык” оешмасына рәхмәт җиткерде.
“Нурлат халкына зур рәхмәт! Сез җибәргән гуманитар ярдәм – Җиңүгә керткән зур өлешегез. Сезнең ярдәмегез безгә рухи яктан да булыша. Һәр хатны, һәр рәсемне күз карасыдай кадерләп саклыйбыз. Безне өйдә көтеп торуларын без яхшы беләбез. Миндә дә шундый өч хат бар, икесе – Нурлат районыннан. Балалар белән мин элемтәдә торам, кайбер юлларын кат-кат укыйм, – диде сугышчы. – Өйдә, әлбәттә, рәхәт. Әмма мин моннан күтәренке кәеф белән китәм. Балаларны, аларның тырышлыкларын күрдем, бигрәк тә гимнны күмәк башкарулары күңелемә үтеп керде. Мин тагын бер кат үземнең дөрес юл сайлавыма инандым, ни өчен анда булуымны яхшы аңлыйм. Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак!”
Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Әмма иң мөһиме – балалар бу Батырлык дәресен озак вакытлар күңелләрендә саклаячаклар әле.
Нет комментариев