Татарстанда ата-аналарга яңа туган балалары өчен бердәм пособие проактив форматта билгеләнә
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ата-аналарга яңа туган балалары өчен бердәм пособие проактив форматта билгеләнә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тагын бер балалары туган гаиләләргә бердәм пособиене проактив форматта билгеләде.

Түләү бирү тәртибе

Әгәр ата-аналар моңа кадәр туган балаларына пособие алган булсалар, түләү автомат рәвештә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен өстәмә бәяләүдән һәм гариза бирүдән башка гына рәсмиләштерелә. 

Бала туганнан соң ата-аналарга Социаль фонд бүлегенә мөстәкыйль мөрәҗәгать итү таләп ителми. ЗАГС органнарыннан бала турындагы мәгълүмат килә, шуннан соң пособие булган мәгълүматларга нигезләнеп билгеләнә. Яңа туган бала өчен өлкән балаларга билгеләнгән түләүләр билгеләү срогы һәм күләме саклана.

Татарстанда ата-аналарга яңа туган балалары өчен бердәм пособие проактив форматта билгеләнә

Барлык үзенчәлекләр исәпкә алына

Беренче түләү тәртибе хатын-кызның йөклелек вакытында бердәм пособие алу-алмавына бәйле. Булачак әнигә түләү билгеләнгән очракта, ул, баланың кайсы датада тууына бәйсез рәвештә, бала туган ай дәвамында саклана. Киләсе айдан пособие яңа туган балага килә башлый. Йөклелек вакытында хатын-кыз пособие алмаган булса, балага пособие аның туган аеннан түләнә башлый.

Әгәр яңа туган бала гаиләдә беренче бала булып, моңа кадәр  бердәм пособие билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать итү тәртибе гамәлдә.

Түләүне Дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый очракта түләүгә хокук ата-аналарның керемнәрен, мөлкәтен һәм мәшгульлеген исәпкә алып билгеләнә. 


Нет комментариев