“Яшьлек” “Бердәм Россия”нең иң яхшы башлангыч бүлекчәсе исеме өчен көрәшә
ХӘБӘРЛӘР

“Яшьлек” “Бердәм Россия”нең иң яхшы башлангыч бүлекчәсе исеме өчен көрәшә

Нурлатның “Яшьлек” башлангыч бүлекчәсе “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге үткәрә торган “Партиянең иң яхшы башлангыч бүлекчәсе-2026” бәйгесендә катнаша.

Шул көннәрдә бәйгенең икенче туры кысаларында бүлекчәнең эшчәнлеге белән партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Гыйниятуллина җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе танышып китте. 

Бердәмросслар башлангыч бүлекчә секретаре Динә Хөҗҗәтова җитәкчелегендә комиссия әгъзаларын тормышка ашырыла торган социаль әһәмиятле проектлар, үткәрелә торган чаралар һәм уңышлары белән таныштырдылар.


Нет комментариев