Әлеге истәлекле вакыйгага багышлап, дин йортында зур мәҗлес узды.
Бәйрәм чарасында авыл халкы, мәртәбәле кунаклар – Татарстанның баш казые, танылган дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев, районның Аксакаллар шурасы рәисе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов катнаштылар.
Мәчет имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт Фәссахов башлангычында бәйрәм гыйбадәте кылынды, Коръән аятьләре, вәгазьләр укылды.
35 ел эчендә мәчет авыл халкы өчен намаз уку урынына гына түгел, мөһим рухи үзәккә әверелгән, биредә төрле буын әмзәлеләрне берләштерүче дини чаралар, очрашулар, укулар даими уза.
Нет комментариев